"Энтузиаст" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятен административ җаваплылыкка тарту турында

2019 елның 6 ноябре, чәршәмбе

Чаллы ЗТИ адресына Ак.Рубаненко урамы буенча 1 номерлы йортта яшәүче милекчедән 12 нче подъездның баскыч читлеген атмосфера юшкыннары нәтиҗәсендә берничә тапкыр су басу мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать килде.

Контроль чара кысаларында мөрәҗәгатьтә күрсәтелгән дәлилләр расланды. 12 подъездның гомуми файдалану урыннарында су агыза торган системаның герметиклыгы бозылган. Идарәче компаниянең авария-диспетчерлык хезмәте кергән гаризаларны үтәү вакытларын, сыйфатын һәм үз вакытында үтәлешен оператив контрольдә тотмаган. Шуңа бәйле рәвештә, "Энтузиаст" ҖЧҖ тарафыннан 12 нче подъездда су агыза торган системаның төзексезлеге аркасында гомуми файдаланудагы урыннарны су басу сәбәпләре бетерелмәгән. Бу исә 12нче подъезддагы гомуми файдалану урыннарын берничә тапкыр су басуга китергән. Су басу нәтиҗәсендә гомуми файдаланудагы диварларның һәм түшәмнәрнең буяу катламы бозылган.

Күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыру кагыйдәләрен бозган өчен "Энтузиаст" ҖЧҖ идарәче компаниясе 75000 сум күләмендә штраф рәвешендә Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.23.3 ст. 1 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылды.

Бозуларны бетерү турында күрсәтмә Чаллы ЗТИ контролендә тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International