Гражданинны торак урынны үзирекле рәвештә үзгәртеп корган өчен Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.21 ст. 1 өлеше буенча административ җаваплылыкка тарту турында

2019 елның 7 ноябре, пәнҗешәмбе

"Нурлатгаз" ЭҖИ тарафыннан Чистай зонасы торак инспекциясе адресына, торак урында газ җиһазларын үзирекле рәвештә үзгәртеп кору факты ачыклануга бәйле рәвештә, Нурлат шәһәре, Самаренкин урамы буенча 4а номерлы йортта торак урындагы газдан файдаланучы җиһазны сүндерү турында мәгълүмат җибәрелде.

"Нурлатгаз" ЭҖИ белешмәләре буенча Чистай зонасы торак инспекциясе әлеге торак урынны тикшерде. Гражданинның үзирекле рәвештә торак урынны үзгәртеп кору факты расланды – әлеге торакны үзгәртеп коруны һәм (яки) үзгәртеп планлаштыруны килештерү турындагы җирле үзидарә органы карары торак урын милекчесендә юк иде.

Торак милекчесенә карата уздырылган тикшерү нәтиҗәләре буенча Чистай зонасы торак инспекциясе инспекторы тарафыннан Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.21 ст. 1 өлеше нигезендә административ хокук бозу турында беркетмә төзелде.

Чистай зонасы торак инспекциясе башлыгы карары белән торакның милекчесе гаепле дип табылды һәм административ штрафка тартылды.

Россия Федерациясе Торак кодексы таләбенә туры китереп чаралар күрү өчен, Чистай зонасы торак инспекциясе тарафыннан торак урынның үзирекле рәвештә үзгәртеп корылуына бәйле мәгълүмат җирле үзидарә органына җибәрелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International