2019 елда күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау

2019 елның 28 октябре, дүшәмбе

2019 елгы капиталь ремонт программасында Лениногорск районы һәм Лениногорск шәһәре буенча 21 күпфатирлы торак йортны ремонтлау планлаштырылган иде. 21 йортта җылылык белән тәэмин итү системасын, 12 йортта салкын су белән тәэмин итү системасын, 3 йортта кайнар су белән тәэмин итү системасын, 15 йортта җыентык суларны агызу системасын, 15 йортта электр белән тәэмин итү системаларын алыштыру, 15 йортта түбәне ремонтлау, 18 йортта фасадны ремонтлау, 18 йортта подъездларны төзекләндерү буенча капиталь ремонт эшләре башкарылган. Барлык эшләр дә тәмамланган, сыйфат һәм техника куркынычсызлыгы буенча тәртип бозулар ачыкланмады. Капиталь ремонтны тәмамлау турындагы мәгълүматларны тикшерү актлары, күпфатирлы йортларның гомуми милек хуҗалары җыелышларының беркетмәләре тапшырылды. Капиталь ремонт тәмамланган күпфатирлы йортларны файдалануга тапшыру актларына кул куелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International