ТР Прокуратурасы белән килештерелгән 2019 елга тикшерүләр планы нигезендә Чистай ЗТИ дәүләт торак инспекторы тарафыннан "Алексеевск районы ИК" ҖЧҖ карата уздырылган планлы тикшерү кысаларында идарәче компания эшчәнлегендә РФ Хөкүмәтенең 15 май, 2013 ел, № 416 карары (алга таба – № 416 кагыйдәләр) белән расланган Күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшчәнлекне гамәлгә ашыру кагыйдәләренең 27 пунктын бозу билгеләре ачыкланды, ә атап әйткәндә:
- гамәлдәге идарәче оешма офисына шәхсән мөрәҗәгать итү мөмкинлеген бирү юлы белән, Олы Тигәнәле авылы, М.Җәлил урамы, 10 нчы йорт; Левашево авылы, Совет урамы, 20 нче йорт; Олы Полянка авылы, Үзәк урамы, 8 нче йорт, Үзәк урамы, 10 нчы йорт, Үзәк урамы, 12 нче йорт; Ялкын авылы, Зеленая урамы, 78 нче йорт адресларында урнашкан күпфатирлы йортларда милекчеләрдән һәм биналардан файдаланучылар белән үзара хезмәттәшлек тәэмин ителмәгән. "Алексеевск районы ИК" ҖЧҖ офисы күрсәтелгән күпфатирлы йортлардан җәяүләп үтәрлек булмаган аралыкта урнашкан. № 416 кагыйдәләрнең 27нче пунктында җәяү үтәрлек ара дигәндә җәяү үтеп була торган, 3 чакрымнан артмаган аралык турында сүз бара. "Алексеевск районы ИК" ҖЧҖ офисы, "Яндекс-карта" интернет системасыннан алынган мәгълүматларга караганда, Олы Тигәнәле авылы, М. Җәлил урамы, 10 нчы йорттан – 21 км, Левашево авылы, Совет урамы, 20 йорттан – 31 км, Олы Полянка авылы, Үзәк урамы, 8 нче йорт, Үзәк урам, 10 нчы йорт, Үзәк урам, 12 нче йорттан – 33 км, Ялкын авылы, Зеленая урамы, 78 нче йорттан 37 км ераклыкта урнашкан.
"Алексеевск районы ИК" ҖЧҖ директорына карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.23.3 ст. 1 өлеше буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелде.
ЧЗТИ башлыгы карары белән идарәче компания директоры гаепле дип танылды һәм 7.23.3 ст. 1 өлеше буенча, 25 000 сум күләмендә штраф рәвешендә, административ җаваплылыкка тартылды.
Административ хокук бозуга китергән сәбәпләрне һәм шартларны бетерү максатларында "Алексеевск районы ИК" ҖЧҖ директорына кисәтү (йогынты акты) бирелде, аның үтәлеше инспекция контролендә.