Түбән Кама зонасы торак инспекциясе Ленин урамы буенча 36 нчы йортта яшәүченең панель араларындагы җәйләрдән атмосфера сулары үтеп керүе нәтиҗәсендә, йокы бүлмәсен һәм лоджияне су басу турындагы мөрәҗәгатен карап тикшерде.
"Зәй ш. ТКХ ИК" ҖЧҖ идарәче компаниясенә карата планнан тыш үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре буенча инспекция тарафыннан билгеләнгән тәртиптә су агу сәбәпләрен ачыклау һәм бозуларны бетерү буенча чаралар күрү турында күрсәтмә бирелде
Билгеләнгән вакытка ТКЗТИ күрсәтмәсен үтәмәгән өчен, "Зәй ш.ТКХ ИК" ҖЧҖ идарәче компаниясе инспекция тарафыннан, 250 мең сум күләмендә штраф салынып, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 19.5 ст. 24 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылды.
Хәзерге вакытта ТКЗТИ күрсәтмәсе буенча бозулар бетерелгән, бу хакта мөрәҗәгать итүче белән бергә тиешле акт төзелде.