Татарстан Республикасы Прокуратурасы белән килештерелгән 2019 елга юридик затларны тикшерү планы нигезендә Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан "Молодежное" торак милекчеләре ширкәтенә карата планлы документар һәм күчмә тикшерү үткәрелде.
Торак милекчеләре ширкәте идарәсендәге Химиклар проспекты буенча 1 номерлы йортның техник торышын тикшерү нәтиҗәсендә гомумйорт милкен карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозу буенча ачыкланган җитешсезлекләр буенча "Молодежное" ТМШ вазыйфаи заты инспекция тарафыннан Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының "Торак йортларны һәм торак урыннарын карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозу" дигән 7.22 статьясы буенча, 5000 сум күләмендә штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды.
Документар тикшерү барышында шулай ук коммуналь хезмәтләр өчен түләү хисаплаганда торак законнарында билгеләнгән таләпләрне үтәү өлешендә бозулар булуы ачыкланды. Тикшерү материалы инспекция тарафыннан, карап тикшерү һәм "Молодежное" ТМШ гаепле затларын Административ хокук бозулар турында РФ кодексының "Сыйфатсыз яки Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән таләпләрне бозып товарлар сату, эшләр башкару яки халыкка хезмәт күрсәтү" дигән 14.4 ст. 1 өлеше буенча административ җаваплылыкка тарту чараларын күрү өчен, Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Түбән Кама районы һәм Түбән Кама шәһәрендәге территориаль бүлегенә җибәрелде.
Карау нәтиҗәләре буенча "Молодежное" ТМШ рәисе, 3000 сум күләмендә штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды. Йортта яшәүчеләргә җылылык буенча коммуналь хезмәт өчен түләү 44 867,30 сум күләмендә үзгәртеп исәпләнде.