2019 елда күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау турында

2019 елның 14 октябре, дүшәмбе

2019 елгы капиталь ремонт программасы буенча Ютазы районының Урыссу бистәсендә 13 күпфатирлы торак йортны ремонтлау планлаштырылган иде. Капиталь ремонт кысаларында 1 йортта – салкын су белән тәэмин итү системасы, 2 йортта су агызу системасы алмаштырылган, 5 йортта – түбә, 6 йортта фасадны ремонтлау һәм җылыту эшләре башкарылган. Барлык эшләр дә тәмамланган, сыйфат һәм техника куркынычсызлыгы буенча тәртип бозулар ачыкланмады. Капиталь ремонт төгәлләнү буенча күпфатирлы торак йортларны файдалануга тапшыру актларына кул куелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International