Өлкәннәр көненә багышланган чаралар

2019 елның 10 октябре, пәнҗешәмбе

1991 елдан башлап, ел саен 1 нче октябрьдә Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә.

Бу көнне өлкән буынга тырыш хезмәтләре, яшь буын белән тәҗрибә уртаклашулары өчен рәхмәт әйтәбез.

Өлкән яшьтәге кешеләрнең проблемаларына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү максатыннан, Өлкәннәр көненә багышланган махсус чаралар үткәрелеп килә.

Чистай зонасы торак инспекциясе, Өлкәннәр көнен билгеләп үтү уңаеннан, үзенең лаеклы ялда булган элеккеге хезмәткәрләре – Н.Н.Зубковны һәм Р.А.Нургатинны чакырды, алар чәй табыны артында иркенләп аралашу барышында үзләренең хәзерге тормышы турында сөйләде һәм бүген борчыган проблемалары белән уртаклашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International