2019-2020 елларда ягып җылыту сезонына торак фондын әзерләүне тикшереп тору буенча Түбән Кама зонасы торак инспекциясенең эш нәтиҗәләре турында

2019 елның 4 октябре, җомга

        Торак фондын киләсе ягып җылыту сезонына әзерләү барышын контрольдә тотуны тормышка ашыру буенча Түбән Кама зонасы торак инспекциясе эшенә нәтиҗәләр ясалды.

        2019-2020 елларда ягып җылыту чорына Зәй, Түбән Кама һәм Яңа Чишмә муниципаль районнарында 1249 күпфатирлы йортны әзерләү таләп ителә иде, шуларның 1129ы – үзәктән җылытыла, 120се – индивидуаль. 

        Үзәктән җылытыла торган барлык йортларга да йорт эчендәге җылылык системаларын юдыру һәм һава кудырып, тикшереп карау актлары алынды. Җилләтү каналларының һәм төтен чыгара торган юлларның эш торышын тикшерү актлары, торак йортларның ягып җылыту сезонына әзерлек паспортлары бөтен торак фонды буенча бар. Торак фондының алдагы ягып җылыту сезонына әзерлеген раслаучы барлык документлар "Торак фонды мониторингы" дәүләт мәгълүмат системасына кертелде.                                                                                               

        Торак фондына карата үткәрелгән планлы һәм планнан тыш тикшерүләр барышында Зәй, Түбән Кама һәм Яңа Чишмә районнарында ТКЗТИ инспекторлары тарафыннан гомуми мәйданы 1 556,2 мең кв. метр булган 190 йорт каралды. Үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәсендә идарәче компанияләр һәм ТМШ адресына 100 күрсәтмә бирелде, Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 7.22, 14.1.3 статьялары, 19.5 ст. 1 өлеше, 2 өлеше буенча административ хокук бозулар турында 18 беркетмә төзелде, аларны карап тикшерү нәтиҗәләре буенча 674,0 мең сумлык административ штраф салу турында карарлар чыгарылды.

        2019 елның 4 октябренә Зәй һәм Түбән Кама муниципаль районнарында үзәктән җылылык белән тәэмин ителә торган барлык күпфатирлы йортларда да җылы бар. Түбән Кама зонасы торак инспекциясендә халыктан җылылык белән тәэмин итүнең канәгатьләндерерлек булмавы турында гаризалар кабул итү өчен "кайнар линия" эшли. Барлык гаризалар да кыска вакыт эчендә эшкәртелә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International