Татарстан Республикасы Прокуратурасы белән килештерелгән 2019 елга юридик затларны тикшерү планы нигезендә Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан "Зәй шәһәре ТКХ ИК" ҖЧҖ идарәче компаниясенә карата планлы документар һәм күчмә тикшерү үткәрелде.
Тикшерү барышында 8 күпфатирлы йортта гомумйорт милкен, инженерлык системаларын һәм йорт яны территориясен техник карап тоту һәм ремонтлау, торак-коммуналь хуҗалыкның дәүләт мәгълүмат системасында йортлар белән идарә итү буенча һәм "Торак фонды мониторингы" ДМС системасында мәгълүмат ачуның тулы булу-булмавы, шулай ук торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү хисаплауның нигезле булу-булмавы буенча комплекслы тикшерү үткәрелде.
Тикшерүләр нәтиҗәсендә һәм тикшерелгән йортларда гомуми милекне карап тотуда, торак-коммуналь хуҗалыкның дәүләт мәгълүмат системасында күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча мәгълүмат урнаштыру буенча ачыкланган җитешсезлекләр нәтиҗәсендә "Зәй шәһәре ТКХ ИК" ҖЧҖ идарәче компаниясе Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.1.3 ст. 2 өлеше буенча ("Күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген лицензия таләпләрен бозып гамәлгә ашыру"), 250 мең сум күләмендә штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды.
Ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү өчен "Зәй шәһәре ТКХ ИК" ҖЧҖ адресына күрсәтмәләр бирелде. Барлык күрсәтелгән эшләрнең үтәлеше инспекция тарафыннан контрольгә алынды.