Мөрәҗәгатьне карау нәтиҗәсендә административ җаваплылыкка тарту турында

2019 елның 3 октябре, пәнҗешәмбе

Мөрәҗәгатьне карау буенча уздырылган планнан тыш тикшерү барышында Баулы һәм Баулы районындагы күпфатирлы йортлар белән идарә итүне гамәлгә ашыручы "Баулы шәһәре һәм Баулы районы ИК" ҖЧҖ тарафыннан Россия Дәүләт төзелеш күзәтчелегенең 2003 елның 27 сентябрендәге 170 номерлы карары белән расланган Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылу очраклары ачыкланды.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча инженерлык коммуникацияләренең төзек булмавы аркасында подвалның су басуы ачыкланды. Җибәрелгән җитешсезлекләр буенча "Баулы шәһәре һәм Баулы районы ИК" ҖЧҖ вазыйфаи затына карата административ эш кузгатылды, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.1.3 ст. 2 өлеше буенча беркетмә төзелде, 50 мең сумлык административ штраф турында карар чыгарылды. Ачыкланган бозулар буенча күрсәтмә бирелде. Күрсәтмәнең үтәлеше Бөгелмә зонасы торак инспекциясе контролендә кала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International