Нурлат шәһәренең "Комфорт" торак милекчеләре ширкәтенә күпфатирлы йортларның гомуми милкен тиешле дәрәҗәдә карап тотмау турында гражданнарның мөрәҗәгатьләре буенча ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү өчен бирелгән күрсәтмәләр Чистай ЗТИ контролендә тора.
2019 елның 24 сентябрендә Чистай ЗТИ 3 күрсәтмә үтәлешен тикшерү буенча урынга чыгып планнан тыш тикшерү үткәрде, чөнки бу күрсәтмәләр буенча торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылуны бетерү срогы чыккан.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча бер генә күрсәтмәнең дә тулы күләмдә үтәлмәве ачыкланды.
Законлы күрсәтмәләрне билгеләнгән вакытында үтәмәгән өчен "Комфорт" торак милекчеләре ширкәтенә карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 19.5 ст. 1 өлеше буенча административ хокук бозулар турында 2 беркетмә төзелде һәм ТМШ рәисенә карата шулай ук 1 беркетмә төзелде. Административ эшләр карап тикшерү өчен ведомство буйсынуы буенча Нурлат районы җәмәгать судына җибәрелде.
Хокук бозуларның бетерелмәве сәбәпле, яңа күрсәтмәләр бирелде, аларның үтәлеше инспекция контролендә.