Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының "Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан күпфатирлы йортларда гомуми милекне капиталь ремонтлау буенча төбәк программасын тормышка ашыруның кыска сроклы планына үзгәрешләр кертү турында" 2018 елның 18 декабрендәге 1169 номерлы карары белән Актаныш районында күпфатирлы йортларда гомуми милекне капиталь ремонтлау программасына 2019 елда Актаныш авылында Җиңүнең 30 еллыгы урамы буенча 104 йорт һәм Ленин проспекты буенча 32 йорт – барлыгы 2 күпфатирлы йорт кертелгән.
Капиталь ремонт эшләре тәмамланган. Барлыгы 9 344,6 млн. сумлык 12 төрдәге эш башкарылган, шул исәптән җылылык белән тәэмин итү, электр белән тәэмин итү, су чыгару һәм салкын су белән тәэмин итү системалары төзәтелгән. Әлеге йортларның подъездларын һәм фасадларын ремонтлау эшләре башкарылган.