Түбән Кама зонасы торак инспекциясе Зәй шәһәренең Никифоров урамы буенча 75 нче йортта яшәүченең кайнар су температурасының норматив таләпләренә җавап бирмәве турында мөрәҗәгатен карап тикшерде.
Үткәрелгән тикшерү нәтиҗәсендә һәм кайнар су белән тәэмин итү буенча коммуналь хезмәт күрсәтү өлешендә ачыкланган бозулар буенча "Зәй шәһәре ТКХ ИК" ҖЧҖ идарәче компаниясе Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.23 статьясы буенча, 10000 сум күләмендә штраф салынып, инспекция тарафыннан административ җаваплылыкка тартылды.
ТКЗТИ күрсәтмәсе буенча идарәче компания тарафыннан йортта кайнар су белән тәэмин итүне норматив хәлгә китерү буенча, аерым алганда, түбәндәге чаралар башкарылган: мәҗбүри циркуляцияләү насосы урнаштырылган, подвал бинасында кайнар су белән тәэмин итү системасы торбаүткәргечләрендә вентильләр алмаштырылган, кайнар су белән тәэмин итү системасы гомуми көйләп җибәрелгән.
Башкарылган эшләр нәтиҗәсендә кайнар су белән тәэмин итүнең норматив параметрлары торгызылган, йортта яшәүчеләргә әлеге коммуналь хезмәтне тиешенчә җиткермәү өчен түләү үзгәртеп исәпләнгән.