Гомумйорт милкен карап тоту канәгатьләндерерлек түгел.

2019 елның 11 сентябре, чәршәмбе

          Түбән Кама зонасы торак инспекциясе Түбән Кама шәһәре, Корабельная ур., 19 нчы йортта яшәүченең күпфатирлы йорттагы гомуми мөлкәтне "Жилье" идарәче компаниясе тарафыннан тиешенчә карап тотмауга бәйле мөрәҗәгатен карады.

         Уздырылган тикшерү барышында ачыкланганча, баскычлы урыннарда стеналарның буяу һәм штукатур катламы нык купкан, подъездларда һәм холларда яктырту приборлары юк, подвал бинасында электр белән тәэмин итү системасы төзек түгел, чүп кабул итү камерасының санитар торышы канәгатьләндерерлек түгел, янгын сүндерү системасының бикләгеч арматурасы юк.

           Тикшерү материаллары буенча "Жилье" ИК ҖЧҖ идарәче компаниясенең вазыйфаи заты Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.1.3 ст. "Күпфатирлы йортлар белән идарә итү эшчәнлеген лицензия таләпләрен бозып гамәлгә ашыру" дигән 2 нче өлеше буенча, штраф салынып, инспекция тарафыннан административ җаваплылыкка тартылды.

           Идарәче компания адресына инспекция тарафыннан билгеләнгән тәртиптә җитешсезлекләрне бетерү турында күрсәтмә бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International