Түбәдән су үтә.

2019 елның 4 сентябре, чәршәмбе

Түбән Кама зонасы торак инспекциясе  Түбән Кама районының шәһәр тибындагы Кама Аланы поселогында 2/32 нче торак йортта яшәүченең түбәндән су үтеп, фатирны су басу турындагы мөрәҗәгатен карады.

 Инспекция уздырган тикшерү барышында ачыкланганча, торак урын милекчесе "Мой дом Камских Полян" идарәче компаниясенә түбәдән су үтү буенча берничә мәртәбә шикаять белән мөрәҗәгать иткән, әмма күзәтчелек органнарына гариза белән мөрәҗәгать иткәнчегә кадәр идарәче компания тарафыннан җитешсезлекләрне бетерү өчен бернинди дә чаралар күрелмәгән.

 Фатирда яшәүченең мөрәҗәгате буенча үз вакытында чаралар күрмәү факты буенча "Мой дом Камских Полян" ИК" ҖЧҖ идарәче компаниясенең вазыйфаи заты Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.1.3 ст. "Күпфатирлы йортлар белән идарә итү эшчәнлеген лицензия таләпләрен бозып гамәлгә ашыру" дигән 2 нче өлеше буенча, штраф салынып, инспекция тарафыннан административ җаваплылыкка тартылды.

 ТКЗТИ күрсәтмәсе буенча түбәдәге хилафлыкларга китергән җитешсезлекләр  идарәче компания тарафыннан бетерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International