ТР ДТИ күрсәтмәсе буенча Югары Ослан районы, Шеланга авылының Төзүчеләр урамындагы 18 нче күпфатирлы йортта вентиляция системасындагы төзексезлекләрне бетерү турында.

2019 елның 24 сентябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе (алга таба – ТР ДТИ) Югары Ослан районының Шеланга авылы, Төзүчеләр урамы буенча 18нче күпфатирлы йортта вентиляция системасындагы төзексезлекләргә бәйле мөрәҗәгатьне карап тикшерде. Мөрәҗәгать итүче мәгълүматларына караганда, 2019 елның февраленнән бирле ул берничә тапкыр гариза белән районның төрле инстанцияләренә мөрәҗәгать иткән, әмма бернинди дә чаралар күрелмәгән. 2019 елның июлендә мөрәҗәгать итүче Югары Ослан районы прокуратурасына мөрәҗәгать иткән. Прокуратурадан мөрәҗәгать карау өчен ТР ДТИ җибәрелгән. Гражданнарның Югары Ослан районы, Шеланга авылының Төзүчеләр урамы буенча 18нче күпфатирлы йортта вентиляция системасындагы төзексезлекләргә кагылышлы мөрәҗәгате буенча "Управдом" идарәче компаниясенә карата планнан тыш тикшерү үткәрелде. Йорт белән идарә итүче "Управдом" идарәче компаниясе" ҖЧҖ адресына җитешсезлекләрне бетерү турында күрсәтмә бирелде.

Фәкать ТР ДТИ тыкшыну нәтиҗәсендә генә, инспекция күрсәтмәсен үтәү йөзеннән, йорт белән идарә итүче "Управдом" идарә компаниясе" ҖЧҖ тарафыннан күпкатлы тимер вентиляция трубасындагы төзексезлек (бүлемтеге җимерелгән булган) бетерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International