Халыкка аңлаешлы һәм түләүсез юридик ярдәм күрсәтү, шулай ук гражданнарны хокукый агарту максатыннан, 2019 елның 18 сентябрендә Россия Пенсия фондының Казан шәһәре, Мәскәү районындагы идарәсе территориясендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил С.Х.Сабурская тарафыннан оештырылган чара узды.
Юридик ярдәм күрсәтү көнендә түбәндәге ведомстволарның хезмәткәрләре катнашты: ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Россия Федерациясе Пенсия фондының ТР бүлеге, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Республика матди ярдәм үзәге, Казан шәһәренең Мәскәү районы прокуратурасы, "ТР ТКХ өлкәсендә иҗтимагый контрольнең төбәк үзәге" КП.
Татарстан Республикасының Дәүләт торак инспекциясеннән Казан шәһәре торак инспекциясе консультанты Руслина Анастасия Владимировна катнашты.
Гомуми йорт милкен карап тотуга (КФЙ территориясен яшелләндерү мөмкинлеге бирүгә); пенсия яшендәге гражданнарга капиталь ремонт өчен түләү хисаплаудагы ташламаларга; күпфатирлы йорт белән идарә итү ысулын торак милекчеләре ширкәтеннән идарәче компаниягә үзгәртүгә кагылышлы телдән мөрәҗәгатьләр керде.
Юридик ярдәм күрсәтү нәтиҗәләре буенча ТР ДТИ белгечләре тарафыннан гражданнарга тиешле аңлатмалар һәм алга таба башкарылырга тиешле гамәлләр турында киңәшләр бирелде.