Планлы, планнан тыш тикшерүләр, инспекция тикшерүләре кысаларында 2019 елның II кварталында Алабуга зонасы инспекциясе тарафыннан Әгерҗе, Алабуга, Мамадыш, Менделеев районнарында гомуми мәйданы 2 110 мең кв.м. булган 444 йорт тикшерелде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча 212 хокук бозу очрагы ачыкланды, аларны бетерү өчен 212 күрсәтмә бирелде, административ хокук бозулар турында 64 беркетмә төзелде, барлыгы 102 500 сумлык штраф салынды, шуларның 69 000 сумы түләнгән.
2019 елның II кварталында Алабуга ЗТИ барлыгы 264 мөрәҗәгать алынды, 2018 елга караганда алар саны 26 мөрәҗәгатькә күбрәк. Инспекциягә кергән мөрәҗәгатьләрнең гомуми саныннан 6сы ведомство буйсынуы буенча башка оешмаларга карап тикшерү өчен җибәрелде, 212 мөрәҗәгать уңай хәл ителде һәм алар буенча аңлатмалар бирелде, 52 мөрәҗәгать инспекция контроленә алынды.
Алабуга ЗТИ тарафыннан 2019 елның II кварталында йорт яны территорияләренең һәм торак фондының төзекләндерелешен тикшереп тору кысаларында 138 күпфатирлы йортның йорт яны территориясе каралды, ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү өчен 6 кисәтү бирелде, алар билгеләнгән срокта үтәлгән.
Язгы ташуга каршы чаралар үткәрүне контрольдә тоту кысаларында идарәче оешмаларга 7 күрсәтмә һәм зарури таләпләрне бозуга юл куймау турында 3 кисәтү бирелде.
Ачыкланган бозулар буенча, Менделеев шәһәренең "Нептун+" ҖЧҖ вазыйфаи затлары, гомуми 10,0 мең сумлык штраф салынып, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.22 ст. буенча административ җаваплылыкка тартылды. Барлык бозулар да бетерелгән, инспекция тарафыннан бирелгән күрсәтмәләр һәм кисәтүләр үтәлгән.
Торак фондын 2019-2020 елларда ягып җылыту сезонына әзерләү буенча чараларның үтәлешен контрольдә тотуны гамәлгә ашыру кысаларында Алабуга ЗТИ тарафыннан гомуми мәйданы 410,3 мең кв. метр булган 93 торак йорт тикшерелде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылуның 185 очрагы ачыкланды, аларны бетерү өчен 55 күрсәтмә бирелде. Күрсәтмәләрнең үтәлеше инспекция контролендә кала.