Алабуга зонасы торак инспекциясенә гражданинның Алабуга шәһәрендәге Тынычлык проспекты буенча 55 нче йорттагы фатирны үзгәртеп коруга карата, шулай ук санузелда һәм ваннада бүлмәне билгеләнгән тәртиптә тиешле рөхсәт алмыйча гына демонтажлау турында мөрәҗәгате керде.
Мөрәҗәгатьтә бәян ителгән фактларны тикшерү барышында Алабуга ЗТИ инспекторы тарафыннан РФ Дәүләт төзелеш күзәтчелегенең 2003 елның 27 сентябрендәге 170 номерлы карары белән расланган Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылу очраклары ачыкланды, аерым алганда: санузелда һәм ванна бүлмәсендә бүлмәне демонтажлау, ә ул исә торак бинаның техник паспортына тиешле үзгәрешләр кертүне таләп итә. Шулай ук торак бүлмәне үз белдеге белән лоджиягә терәп кору факты да ачыкланды.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча үзгәртеп корылган фатир хуҗасына карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.21 ст 1 өлеше буенча беркетмә төзелде һәм, 1000 сум күләмендә штраф салынып, административ җаваплылыкка тарту турында карар чыгарылды.
Торак милекчесенә карата РФ Торак кодексының 29 ст. 5 өлешендә каралган чараларны күрү өчен, документлар җыелмасы инспекция тарафыннан Алабуга муниципаль районы Башкарма комитетына җибәрелде.