Аксубай, Алексеевск, Әлки, Нурлат, Спас һәм Чистай муниципаль районнарында 2019-2020 елларда ягып җылыту сезонына 1224 күпфатирлы торак йортны әзерләргә кирәк, шуларның 496сы – үзәктән җылытыла торган йортлар һәм 728е – индивидуаль җылытыла торган йортлар. Күрсәтелгән барлык күпфатирлы йортлар буенча 2019-2020 елларда кышкы шартларда эксплуатацияләүгә әзерлек паспортлары тапшырылды. Үзәктән җылытыла торган торак йортлар буенча юдырту һәм һава кудырту актлары тапшырылды.
Идарәче оешмалар тарафыннан торак фондын алда торучы кышкы чорда файдалануга әзерләү чараларының үтәлешен мониторинглау кысаларында, Чистай ЗТИ тарафыннан гомуми мәйданы 191,9 мең кв. метр булган 142 күпфатирлы торак йорт тикшерелде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча 47 торак йортта Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылуның 167 очрагы ачыкланды. Ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү өчен идарәче оешмаларга 56 күрсәтмә бирелде, аларның 55се хәзерге вакытта үтәлгән, 166 бозу очрагы бетерелгән. 1 күрсәтмәнең үтәлеше һәм 1 җитешсезлекне бетерү (Спас районы буенча) Чистай ЗТИ контролендә кала.
Моннан тыш Алексеевск, Нурлат һәм Спас районнарының торак милекчеләре ширкәтләренә һәм ТМШ вазыйфаи затларына карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.22 ст. буенча административ хокук бозулар турында 4 беркетмә һәм 19.5 ст. 1 өлеше буенча 4 беркетмә төзелде. Күрсәтелгән беркетмәләр буенча Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.22 ст. буенча 4 карар һәм 19.5 ст. 1 өлеше буенча гомуми суммасы 36 000 сумлык штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тарту турында 2 карар чыгарылды (2 эш Спас районы җәмәгать судында карала). Хәзерге вакытта идарәче оешмаларның вазыйфаи затлары тарафыннан 4000 сумлык штрафлар түләнгән. Калган карарлар буенча штрафны ирекле рәвештә түләү өчен законда каралган алтмыш көнлек срок әле узмаган.