Менделеев муниципаль районында капиталь ремонт барышы турында

2019 елның 4 сентябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан күпфатирлы йортларның гомуми милкен капиталь ремонтлау буенча төбәк программасын гамәлгә ашыруның кыска сроклы планы нигезендә 2019 елда Менделеев муниципаль районында 17 күпфатирлы йортта 36 эш төре буенча 67 672294,67 сумлык  капиталь ремонт эшләрен үткәрү планлаштырылган. Эшләр 6 субподрядчы оешма тарафыннан башкарыла.

Эш башкаруның расланган графиклары нигезендә, сезонлы эш төрләре: җылылык белән тәэмин итү системасын ремонтлау, түбәне, фасадларны төзәтү ягып җылыту сезоны башланганчы – 2019 елның 15 сентябренә кадәр, калган эш төрләре 2019 елның 1 октябренә кадәр тәмамланырга тиеш.

Алабуга зонасы торак инспекциясе капиталь ремонт үткәрүне контрольдә тоту кысаларында, эшләрнең сыйфатын һәм башкарылу срокларын карау буенча гомуми 155712 мең кв.м. мәйданда 73 тикшерү үткәрде. Барлык эшләрнең дә сыйфаты канәгатьләндерерлек һәм эш срокларын бозмыйча алып барыла.

2019 елның 4 сентябренә йортларда планлаштырылган эшләрнең гомуми күләменең 85% артык өлеше башкарылган. Алабуга зонасы торак инспекциясе тарафыннан гомуми 22030212,87 сумлык башкарылган эшләр турында 60 акт килештерелде, ул ТМЭ буенча гомуми лимитының 40%ын тәшкил итә, 6 йортта капремонт эшләре төгәлләнгән, алар буенча ПСД һәм капиталь ремонт тәмамланганнан соң күпфатирлы йортларны файдалануга тапшыру актлары әзерләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International