Планлы тикшерү нәтиҗәләре буенча Яшел Үзән районы, Осиново бистәсенең Үзәк урамдагы 2 нче күпфатирлы йортның гомуми милкен карап тотуда хокук бозуларны бетерү турында ТР ДТИ тарафыннан бирелгән күрсәтмәне билгеләнгән вакытында үтәмәгән өчен "Дом" ТМШ административ җаваплылыкка тарту турында.

2019 елның 20 сентябре, җомга

"Дом" торак милекчеләре ширкәтенә карата уздырылган Татарстан Республикасы Прокуратурасы белән килештерелгән планлы тикшерү барышында Яшел Үзән районы, Осиново бистәсенең Үзәк урамдагы 2 нче күпфатирлы йортта гомуми милекне карап тоту буенча РФ Дәүләт төзелеш күзәтчелегенең 2003 елның 27 сентябрендәге 170 номерлы карары белән расланган Торак фондын эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылу очраклары ачыкланды, атап әйткәндә: газ белән тәэмин итүнең эчке җайланмаларының тиешле техник торышы тәэмин ителмәгән; йорт эчендәге электр җиһазларын, кат щиткларын һәм шкафларны тиешенчә эксплуатацияләү тәэмин ителмәгән; цоколь өслегенә зыян килгән; койма һәм терәк булып торучы урыннарга хилафлык китерелгән яки алар зәгыйфьләнгән; ишек уемнарында ярыклар; подвал бүлмәсе чүп-чар белән тулган һәм пычрак; керә торган ишекләр йә юк, йә төзек түгел, бикләгеч җайланмалары юк; подвал һәм чорма бүлмәләрендә үткәргеч торбаларның җылылык изоляциясе юк, төзек түгел. "Дом" торак милекчеләре ширкәте рәисенә карата Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 7.22 ст. буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелде. ТР ДТИ карары белән "Дом" ТМШ рәисе 4000 сум күләмендә штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартылды.

Ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү турында күрсәтмә бирелде. Күрсәтмә билгеләнгән вакытында үтәлмәде.

Татарстан Республикасы Яшел Үзән районы, Осиново бистәсенең Үзәк урамдагы 2 нче йорт буенча Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан бирелгән күрсәтмәне билгеләнгән срокта үтәмәгән өчен Татарстан Республикасы Яшел Үзән суд районы буенча 3 нче суд участогы җәмәгать судьясы карары белән "Дом" ТМШ, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 19.5 статьясының 1 өлеше буенча 10000 сум күләмендә административ штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды.

Ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү турында яңа күрсәтмә бирелде. Күрсәтелгән эшләрнең үтәлеше инспекция тарафыннан контрольгә алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International