ТКХ ДМС системасында күпфатирлы йортлар белән идарә итү эшчәнлеге турында мәгълүмат урнаштырмаган өчен "Жилсервис" идарәче компаниясе директорын административ җаваплылыкка тарту хакында.

2019 елның 16 сентябре, дүшәмбе

"Торак-коммуналь хуҗалык дәүләт мәгълүмат системасы турында" 2014 елның 21 июлендәге 209-ФЗ номерлы Федераль закон таләпләрен бозган өчен, атап әйткәндә, йорт белән идарә итүче "Жилсервис" идарәче компаниясе тарафыннан ТКХ ДМС системасында Осиново бистәсенең Садовая урамы буенча 7 нче күпфатирлы йортка кагылышлы, 2019 елның гыйнварыннан алып 2019 елның июненә кадәрге түләү документларын урнаштырмаган өчен әлеге идарәче оешманың директорына карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 13.19.2 ст. 2 өлеше буенча беркетмә төзелде һәм карап тикшерү, административ холыклы чаралар күрү өчен Казан шәһәре Мәскәү районы җәмәгать судына җибәрелде.

"Жилсервис" идарәче компаниясе, ТР ДТИ күрсәтмәсен үтәү йөзеннән, Осиново авылындагы Садовая урамы буенча 7 номерлы йорт буенча мәгълүматны ТКХ ДМС системасында урнаштырган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International