Мәгълүмат ачу турында.

2019 елның 13 сентябре, җомга

Алабуга зонасы торак инспекциясе Менделеев районындагы Тихоново авылының Коммунистическая урамы буенча 10 нчы йортта яшәүченең торак-коммуналь хуҗалыкның дәүләт мәгълүмат системасында йорт белән идарә итү буенча мәгълүмат булмау турындагы мөрәҗәгатен карап тикшерде.

Карап тикшерү нәтиҗәләре буенча "Тихоново-Сервис" торак милекчеләре ширкәте рәисе Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 19.5 ст. "Торак-коммуналь хуҗалык дәүләт мәгълүмат системасында мәгълүмат урнаштырмау, мәгълүматны тулы күләмдә урнаштырмау яки төгәл булмаган мәгълүмат урнаштыру" дигән 1 өлеше буенча, кисәтү чыгарылып һәм ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү турында күрсәтмә бирелеп, инспекция тарафыннан административ җаваплылыкка тартылды.

Күрсәтмәнең үтәлешен тикшерү барышында ачыкланганча, "Тихоново-Сервис" торак милекчеләре ширкәте тарафыннан күпфатирлы йорт белән идарә итү эшчәнлеге турында мәгълүмат таләп ителгән күләмендә ачылмаган, әлеге хәл тикшерү актында теркәлде.

 Билгеләнгән срокта күрсәтмәне үтәмәгән өчен "Тихоново-Сервис" торак милекчеләре ширкәте  Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 19.5 ст. "Дәүләт күзәтчелеген гамәлгә ашыручы органның закон бозылу очракларын бетерү турындагы законлы күрсәтмәсен билгеләнгән срокта үтәмәү" дигән 1 өлеше буенча, 10 мең сум күләмендә штраф салынып, Алабуга ЗТИ тарафыннан административ җаваплылыкка тартылды.

Хәзерге вакытта "Тихоново-Сервис" торак милекчеләре ширкәте тарафыннан Коммунистическая урамындагы 10 нчы йорт адресы буенча урнашкан  күпфатирлы йорт белән идарә итү эшчәнлеге турындагы мәгълүматның ТКХ ДМС сайтында урнаштырылуына кагылышлы мәсьәлә инспекция контролендә тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International