Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан күпфатирлы йортларның гомуми милкен капиталь ремонтлау буенча төбәк программасын гамәлгә ашыруның кыска сроклы планы нигезендә, 2019 елда Алабуга муниципаль районында 21 торак йортта гомуми 160 323 729,38 сумлык капиталь ремонт эшләре үткәрелә. Эшләр 2 субподрядчы оешма тарафыннан башкарыла.
Эш башкаруның расланган графиклары нигезендә, сезонлы эш төрләре: җылылык белән тәэмин итү системасын ремонтлау, түбәне, фасадларны төзәтү ягу сезоны башланганчы – 2019 елның 15 сентябренә кадәр, калган эш төрләре 2019 елның 1 октябренә кадәр тәмамланырга тиеш.
Капиталь ремонт барышын контрольдә тоту кысаларында Алабуга зонасы торак инспекциясе тарафыннан эшләрнең сыйфатын һәм башкарылу срокларын карау буенча 89 тикшерү үткәрелде. 2019 елның 5 сентябренә ремонт эшләре тәмамланып килә. Планлаштырылган эшләрнең 87% артык өлеше үтәлгән. Алабуга зонасы торак инспекциясе тарафыннан гомуми 61 812 534 мең сумлык башкарылган эшләр турында 49 акт килештерелде, ул ТМЭ буенча гомуми лимитның 46%ын тәшкил итә.
Барлык эшләр дә яхшы сыйфатлы һәм эш срокларын үтәп алып барыла.