Йорт яны территорияләрен төзекләндерү буенча "Безнең ишегалды" яңа республика программасын тормышка ашыру

2019 елның 11 сентябре, чәршәмбе

Алабуга муниципаль районы җитәкчеләре Нефтьчеләр урамындагы 13 нче йорт ишегалдында якын-тирәдәге йортларда яшәүчеләр белән очрашты. Очрашуның сәбәбе – "Безнең ишегалды" йорт яны территорияләрен төзекләндерү буенча яңа республика программасын тормышка ашыру.

Алабуга муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Людмила Рыбакова очрашуга килгән халыкка программаның тормышка ашырылуы турында  сөйләде. Аның сүзләренә караганда, барлыкка килгән мөмкинлектән максималь файдалану өчен, һәммә кешегә аны гамәлгә ашыруда катнашырга кирәк. Программа киләсе елдан эшли башлаячак, шуңа күрә инде хәзер үк төзекләндерү буенча гаризалар әзерләргә кирәк. Очрашу барышында йортта яшәүчеләр ишегалдын төзекләндерү буенча үзләренең теләкләрен җиткерде. Барлык гаризалар да шунда ук импровизацияләнгән картада билгеләнде.

Программа Татарстан Президенты тарафыннан "Бердәм Россия" партиясе инициативасы белән кабул ителгән. Программа 5 елга исәпләнгән. 2024 елга кадәр бөтен республика буенча 9300 ишегалды территориясен тәртипкә китерү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International