2019 елның II кварталында планнан тыш тикшерүләр уздырылганда ТР Алабуга зонасы торак инспекциясе тарафыннан күпфатирлы йортларда гомуми милекне карап тоту кагыйдәләре бозылуның 223 очрагы ачыкланды.
Ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү өчен ТР Алабуга зонасы торак инспекциясе тарафыннан 216 күрсәтмә бирелде.
Бирелгән күрсәтмәләрне үтәү йөзеннән Алабуга, Әгерҗе, Менделеев һәм Мамадыш шәһәрләре идарәче оешмалары тарафыннан барлыгы 1 260 000 сумлык эшләр башкарылган.