Россия Федерациясенең Административ законнарында йорт һәм фатир эчендәге газ җиһазларыннан куркынычсыз файдалануны һәм аларны карап тотуны тәэмин итү кагыйдәләрен бозган өчен җаваплылык каралган. Закон бозу очрагында җаваплылык хезмәттән файдаланучы затка йөкләнә. Гражданнар да, юридик затлар да кулланучы булырга мөмкин: йорт һәм (яки) фатир эчендәге газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү һәм аларны ремонтлау турында шартнамә төзүдән читләшкән өчен, әгәр мондый шартнамәне төзү зарури булса, аларның һәркайсы өчен Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.23 ст. 2 өлеше буенча җаваплылык каралган. Йорт эчендәге һәм (яки) фатир эчендәге газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау эшләрен башкару өчен махсуслаштырылган оешма вәкилен кертүдән баш тарткан өчен Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.23 ст. 3 өлеше буенча җаваплылык каралган. Торак урын милекчесе тарафыннан газ җайланмасын ремонтлау, алга таба файдалану өчен яраксыз булган газ җайланмасын алмаштыру буенча чараларның күрелмәве, шулай ук газ җайланмасыннан файдалану срогы беткәч чаралар күрмәгән өчен дә Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.23 ст. 4 өлеше буенча җаваплылыкка тарту күздә тотыла.
Шул ук вакытта йорт һәм (яки) фатир эчендәге газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау эшләрен башкару сыйфатына карата таләпләрне бозган яисә йорт һәм фатир эчендәге газ җиһазларыннан куркынычсыз файдалануны һәм аларны карап тотуны тәэмин итү кагыйдәләрендә каралган исемлеккә кертелгән эшләрне башкармаган өчен җаваплылык хезмәт күрсәтүче затка йөкләнә. Штраф санкцияләренең суммасы, кулланучы өчен дә, тәэмин итүче өчен дә, 100 мең сумга кадәр җитәргә мөмкин.
2019 елның узып киткән икенче кварталында Алабуга зонасы торак инспекциясе тарафыннан газ җайланмасына техник хезмәт күрсәтү буенча эшләрне башкару өчен махсус оешма вәкилен кертмәгән өчен газ белән тәэмин итү хезмәтләреннән файдаланучыларга карата 10 административ эш, йорт һәм (яки) фатир эчендәге газ җайланмасына техник хезмәт күрсәтү һәм аны ремонтлау турында шартнамә төзүдән читләшкән өчен газ белән тәэмин итү хезмәтеннән файдаланучыларга карата 40 административ эш кузгатылды.