Административ җаваплылыкка тарту турында

2019 елның 2 сентябре, дүшәмбе

2019 елның 5 сентябренә Татарстан Республикасының Алабуга зонасы торак инспекциясенә "Елабугагаз" ЭҖИ идарәсеннән 2019 елда Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.23 ст. буенча тәртип бозган 115 абонент буенча материал алынды.

Материалларны караганда 23 эш абонентларга кире кайтарылды, калганнары Алабуга ЗТИ тарафыннан каралды һәм 90 абонентка һәм ике юридик затка күрсәтмә бирелде. Җитешсезлекләрне бетерү сәбәпле 25 абонент буенча эшне карау туктатылды. Барлыгы 67 беркетмә төзелде, шул исәптән 21 телдән искәрмә чыгарылды, 47 мең сумлык штраф санкцияләре кулланылды.

"Газпром трансгаз Казань" АҖ, "Елабугагаз" ЭҖИ структур бүлекчәсе һәм Әгерҗе, Мамадыш, Менделеев муниципаль берәмлекләре буенча районнарның эксплуатация-газ хезмәтләре белән газ җиһазларын карап тоту һәм файдалану вакытында җитешсезлекләрне бетерү һәм тәртип бозган өчен Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.23 ст. буенча административ җаваплылыкка тарту мәсьәләләре буенча инспекциянең уртак эше дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International