Чистай муниципаль районы Башкарма комитетында йорт һәм фатир эчендәге газ җайланмаларына кагылышлы мәсьәләләр буенча киңәшмә узды.

2019 елның 12 сентябре, пәнҗешәмбе

2019 елның 23 августында Чистай муниципаль районы Башкарма комитетында Чистай зонасы торак инспекциясе башлыгы вазыйфаларын башкаручы тарафыннан йорт һәм фатир эчендәге газ җайланмаларын карап тотканда һәм файдаланганда куркынычсызлыкны тәэмин итү өлешендә законның зарури таләпләрен үтәү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырылды.

Киңәшмәне ТР Дәүләт торак инспекциясе башлыгы урынбасары И.И. Шәйдуллин үткәрде.

Киңәшмәдә җирле үзидарә органнары, Чистай ЗТИ, "Чистопольгаз" ЭҖИ һәм "Нурлатгаз" ЭҖИ, Алексеевск һәм Чистай районнарының идарәче компанияләре, торак милекчеләре ширкәтләре һәм торак төзү кооперативлары, шулай ук Чистай шәһәре һәм Болгар шәһәре оешмалары вәкилләре катнашты.

Чарада катнашучыларга законнардагы таләпләргә туры китереп йорт эчендәге газ җайланмаларын карап тоту һәм файдалану кирәклеге, шул исәптән мондый җайланмаларны кышкы шартларда файдалануга әзерләү зарурлыгы турында аңлатмалар бирелде, шулай ук Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2018 елның 21 маендагы 381 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан торак йортларның газ җайланмаларыннан куркынычсыз файдалануны тәэмин итү чаралары планын үтәүне тәэмин итү зарурлыгына күрсәтелде. Аерым алганда, идарәче компанияләргә "Газпром трансгаз Казань" ҖЧҖнең газ бүлү оешмаларына һәм структур бүлекчәләренә, абонентларның фатирларында газ җайланмаларына техник хезмәт күрсәтү буенча махсуслаштырылган оешмаларга торак бина милекчесенең үзгәрүе турында мәгълүмат бирү зарурлыгына күрсәтелде.

Йорт һәм фатир эчендәге газ җайланмаларын куркынычсыз файдалануны һәм карап тотуны тәэмин итү кагыйдәләрен бозган өчен Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.23 ст. буенча административ җаваплылык мәсьәләләренә махсус игътибар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International