29 августта Чаллы шәһәре прокуратурасында йорт һәм фатир эчендәге газ җайланмаларының куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча башкарылган эшләр турында ведомствоара киңәшмә узды. Киңәшмәдә Эчке эшләр идарәсе, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, шәһәр Башкарма комитеты, "ЧелныГаз" ЭҖИ һәм Чаллы ЗТИ вәкилләре тарафыннан башкарылган эшләр турында хисаплар тәкъдим ителде.
"ЧелныГаз" эксплуатация-җитештерү идарәсе мәгълүматларына караганда, 2018 елда йорт эчендәге газ җайланмаларына техник хезмәт күрсәтү тулы күләмдә башкарылган. Бу юнәлештә, йорт эчендәге газ җайланмаларына техник хезмәт күрсәтү өчен фатирларга керү мөмкинлеген тәэмин итү өлешендә, "ЧелныГаз" ЭҖИ һәм Чаллы ЗТИ тарафыннан уртак эш алып барыла.
2019 ел өчен "ЧелныГаз" эксплуатация-җитештерү идарәсеннән Инспекциягә җибәрелгән тикшерү материаллары буенча физик затларга Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.23 ст. 3 өлеше буенча 34 административ беркетмә төзелгән. Гомуми суммасы 18 мең сумлык штрафлар салынган, 16 милекчегә телдән кисәтү ясалган. Йорт эчендәге газ җайланмаларына техник хезмәт күрсәтү өчен әлеге фатирларга керү мөмкинлеге тәэмин ителгән.
Чаллы ЗТИ тарафыннан йорт эчендәге газ челтәрләренә хезмәт күрсәтү буенча таләпләрнең үтәлешен контрольдә тоту буенча чаралар үткәрелде, аларның нәтиҗәләре буенча "Мәхәллә" ИК ҖЧҖ, "Домовой комитет 53/26" торак милекчеләре ширкәтенә карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.23 ст. 1 өлеше буенча административ беркетмәләр төзелде; "Жилкомсервис" ҖКФ ҖЧҖ һәм "Ремжилстрой" ИК ҖЧҖ идарәче компанияләренең вазыйфаи затларына карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.23 ст. 1 өлеше буенча административ беркетмәләр төзелде. Бозуларны бетерү буенча бирелгән күрсәтмәләр инспекция контролендә кала.