Идарәче компания тарафыннан торак-коммуналь хуҗалыкның мәгълүмат системасында эшчәнлек турында мәгълүмат ачу стандартын бозуга юл куелган. Ачыкланган бозулар өчен "Ремжилстрой" ИК ҖЧҖ юридик затына карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 13.19.2 ст. 2 өлеше буенча административ беркетмә төзелде.
Тикшерү барышында гомумйорт милкен карап тоту һәм эксплуатацияләү өлешендә лицензия таләпләрен бозуның берничә очрагы ачыкланды. Юридик зат Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.1.3 ст. 2 өлеше буенча, 125 мең сум күләмендә штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды.
Йорт эчендәге газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау буенча йорт эчендәге һәм фатир эчендәге газ җиһазларыннан куркынычсыз файдалануны һәм аларны карап тотуны тәэмин итү кагыйдәләрендә каралган эшләрнең сыйфатына кагылышлы таләпләрне бозу очраклары ачыкланды. Әлеге факт буенча идарәче компаниянең вазыйфаи затына Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.23 ст. 1 өлеше буенча, 1 мең сум штраф салынып, административ беркетмә төзелде.
"Ремжилстрой" ИК ҖЧҖ тарафыннан лицензия таләпләрен бозуларны бетерүгә бирелгән күрсәтмәләр Чаллы ЗТИ контролендә кала.