ТР Дәүләт торак инспекциясе Яшел Үзән шәһәре прокуратурасыннан килгән Яшел Үзән шәһәренең Космонавтлар урамы буенча 15-нче йортта яшәүченең түбәдән су үтү белән бәйле мөрәҗәгатен карап тикшерде, үзәк инспекторлык бүлеге тарафыннан уздырылган тикшерү барышында Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылуның күп санлы очраклары ачыкланды, әйтик: табаклы корычтан ясалган түбәдәге җитешсезлекләр (түбәнең контравышлыгында төзексезлекләр бар һәм металл түбәне тоташтырып торучы беркеткечләр юк, шулай ук кипкән су үтү урыннары бар һәм лоджиянең өске катламында буяу өлеше өлешчә купкан).
Үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре буенча йорт белән идарә итүче "Рубикон" ИК" оешмасына 2019 елның 20 августына кадәр ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү турында күрсәтмә бирелде. Табаклы корычтан ясалган түбәдәге җитешсезлекләрне бетерү өлешендә (түбә корылмасында төзексезлекләр бар һәм металл түбәне тоташтырып тора торган беркеткечләр өлешчә юк) күрсәтмә билгеләнгән вакытында үтәлмәгән. Күрсәтмәне билгеләнгән срокта үтәмәгән өчен "Рубикон" ИК" ҖЧҖ карата Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 19.5 ст. 24 өлеше буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелде һәм административ характердагы чаралар күрү өчен Яшел Үзән шәһәре җәмәгать судына җибәрелде.
Җитешсезлекләрне 2019 елның 26 ноябренә кадәр бетерү турында яңа күрсәтмә бирелде, күрсәтмәнең үтәлеше ТР ДТИ үзәк инспекторлык бүлеге контролендә тора.