ТР Дәүләт торак инспекциясенең 2018 елның 19 сентябрендәге 360 номерлы боерыгы белән расланган 2019-2020 елларга Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру чаралары планының 3 пунктын үтәү йөзеннән Чистай ЗТИ тарафыннан торак йортларның адрес атрибутикасы торышын Татарстан Республикасының ике дәүләт теле: рус һәм татар телләрендә урам исемнәре күрсәтелгән күрсәткечләр өлешендә тикшерү буенча чаралар үткәрелә.
Ел башыннан алып һәм 2019 елның 12 сентябренә кадәр Чистай ЗТИ тарафыннан Аксубай, Алексеевск, Әлки, Нурлат, Спас һәм Чистай районнарында 922 торак йорт тикшерелде. 440 йортта адрес атрибутикасы билгеләнгән таләпләргә туры килми иде. Ачыкланган бозуларны бетерү өчен күрсәтмәләр бирелде. Хәзерге вакытта 89 йортта җитешсезлекләр бетерелгән.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, "Аксубай ш.т.п. ИК" ҖЧҖ, Нурлат шәһәрендәге "Жилье" ҖЧҖ һәм "Городок" ҖЧҖ идарәче компанияләре карамагында булган барлык торак йортларның адрес атрибутикасы билгеләнгән таләпләргә туры китерелгән.