2019 елның 8 аенда Бөгелмә ЗТИ инспекторлык эшчәнлеге турында мәгълүмат

2019 елның 10 сентябре, сишәмбе

Азнакай, Бөгелмә, Баулы, Лениногорск, Ютазы районнарында, Бөгелмә зонасы торак инспекциясе инспекторлары тарафыннан 2019 елның 8 аенда торак фондын планлы һәм планнан тыш тикшерү барышында гомуми мәйданы 3653,96 мең кв. метр булган 549 торак йорт тикшерелде. Үткәрелгән тикшерүләр барышында торак фондын техник эксплуатацияләү һәм ремонтлау кагыйдәләрен, халыкны коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү дәрәҗәсе һәм режимы бозылуның 787 очрагы ачыкланды. Үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәсендә идарәче оешмалар һәм физик затлар адресына инспекция тарафыннан 533 күрсәтмә бирелде, административ хокук бозулар турында 144 беркетмә рәсмиләштерелде, шул исәптән: юридик затларга – 3, вазыйфаи затларга – 22, физик затларга – 119. Барлыгы 416300 сумлык штраф санкцияләре белдерелде. Фактта 390300 сум штраф түләнгән.

2019 елның 1 яртыеллыгында Бөгелмә зонасы торак инспекциясенә Азнакай, Бөгелмә, Баулы, Лениногорск һәм Ютазы муниципаль районнары гражданнарыннан 960 мөрәҗәгать керде, аларда гражданнардан торак фондын тиешенчә карап тотмау һәм торак-коммуналь хезмәтләрне сыйфатсыз күрсәтү буенча 1030 сорау бирелә. 849 мөрәҗәгать тулы күләмдә каралды, ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү буенча чаралар күрелде. Карау нәтиҗәләре турында мөрәҗәгать итүчеләргә законнарда билгеләнгән тәртиптә хәбәр ителде, калган мөрәҗәгатьләр инспекция контролендә кала.

Шулай ук "Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның хокукларын яклау турында" 2008 елның 26 декабрендәге 294-ФЗ номерлы Федераль закон нигезләмәләрен гамәлгә ашыру кысаларында, Бөгелмә зонасы торак инспекциясе тарафыннан юридик затлар белән бәйләнешкә кермичә 94 контрольлек чарасы  үткәрелде, законнардагы зарури таләпләр бозылуга юл куймау турында 66 кисәтү бирелде.

Бөгелмә зонасы торак инспекциясе күрсәтмәләре буенча идарәче оешмалар тарафыннан 2787,7 мең сумлык эшләр башкарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International