Баулы муниципаль районында барган капиталь ремонт турында

2019 елның 9 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан күпфатирлы йортларның гомуми милкен капиталь ремонтлауның төбәк программасын гамәлгә ашыруның кыска сроклы планы нигезендә, 2019 елда Баулы муниципаль районында 10 күпфатирлы йортта 47 эш төре буенча гомуми суммасы 37414288,76 сумлык капиталь ремонт эшләрен үткәрү планлаштырылган. Эшләр 4 субподрядчы оешма тарафыннан башкарыла.

Эшләр башкаруның расланган графиклары нигезендә, сезонлы эш төрләре: җылылык белән тәэмин итү системасын ремонтлау, түбәне, фасадларны төзәтү ягу сезоны башланганчы – 2019 елның 15 сентябренә кадәр, калган эш төрләре 2019 елның 1 октябренә кадәр тәмамланырга тиеш.

Бөгелмә зонасы торак инспекциясе тарафыннан, капиталь ремонт үткәрүне контрольдә тоту кысаларында, эшләрнең сыйфаты һәм башкарылу сроклары буенча 39 тикшерү үткәрелгән. Барлык эшләр дә сыйфатлы, эшләр срокларга туры китереп башкарыла.

2019 елның 6 сентябренә йортларда планлаштырылган барлык эшләрнең 98% артыграк өлеше үтәлгән. Бөгелмә зонасы торак инспекциясе тарафыннан башкарылган эшләр турында гомуми 26254544,47 сумлык 36 акт килештерелгән, бу гомуми лимитның 72% тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International