Татарстан Республикасының Дәүләт торак инспекциясенә Татарстан Республикасының Питрәч районы Яңа Шигали авылында яшәүчеләрдән "Эстейт" ИК" ҖЧҖ тарафыннан "Царево" торак комплексында капиталь ремонт өчен түләү белдерелүенең нигезле булу-бумавына карата күмәк мөрәҗәгать керде. Үз шикаятен нигезләгәндә, гражданнар "Царево" торак комплексындагы йортларның әле яңа төзелгән булуына сылтама ясый, шуңа бәйле рәвештә капиталь ремонт өчен түләү исәпләүне нигезсез, дип белдерәләр.
РФ Торак кодексының 170 статьясындагы 5.1 өлеше нигезендә капиталь ремонт буенча төбәк программасы расланганнан соң файдалануга тапшырылган һәм аны акутальләштергәндә капиталь ремонт буенча төбәк программасына кертелгән күпфатирлы йортта биналарның милекчеләрендә капиталь ремонт өчен кертем түләү йөкләмәсе Россия Федерациясе субъектының дәүләт хакимияте органы билгеләгән срок узгач, ләкин әлеге күпфатирлы йортны капиталь ремонт буенча төбәк программасына керткән датадан соң биш ел узганчы барлыкка килә. Капиталь ремонт фонды булдыру алымын билгеләү турында карар милекчеләр тарафыннан капиталь ремонт өчен кертем түләү бурычы барлыкка килгәнче өч айдан да соңга калмыйча кабул ителергә һәм гамәлгә ашырылырга тиеш.
"Татарстан Республикасында күпфатирлы йортларда гомуми милеккә капиталь ремонт уздыруны оештыру турында" 2013 елның 25 июнендәге 52-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының 2 статьясының 4.1 өлеше нигезендә (2019 елның 1 мартындагы 12-ТРЗ номерлы ТРЗ редакциясендә) Татарстан Республикасында күпфатирлы йортта гомуми милекне капиталь ремонтлау буенча төбәк программасы расланганнан соң файдалануга тапшырылган һәм аны актуальләштергәннән соң күпфатирлы йортта гомуми милекне капиталь ремонтлау буенча төбәк программасына кертелгән күпфатирлы йортта биналарның милекчеләрендә капиталь ремонт өчен кертем түләү йөкләмәсе әлеге күпфатирлы йорт кертелгән күпфатирлы йортларда гомуми милекне капиталь ремонтлау буенча төбәк программасы рәсми басылып чыккан айдан соңгы айдан башлап алты календарь ае узгач барлыкка килә. Капиталь ремонт фонды булдыру алымын билгеләү турында карар милекчеләр тарафыннан капиталь ремонт өчен кертемнәр түләү бурычы барлыкка килгәнче өч айдан да соңга калмыйча кабул ителергә һәм гамәлгә ашырылырга тиеш.
Шулай итеп, Татарстан Республикасында яңа төзелгән йортларда капиталь ремонт өчен түләү кертү бурычы, мондый күпфатирлы йортларны капиталь ремонт программасына керткәннән соң алты ай узгач, аны актуальләштергәндә барлыкка килә.
Күпфатирлы йорттагы биналарның милекчеләре капиталь ремонт фондын формалаштыру ысулын сайламаса яки алар сайлаган ысул законда билгеләнгән срокларда гамәлгә ашырылмаса, җирле үзидарә органы, дәүләт торак күзәтчелеге органыннан тиешле мәгълүмат алынганнан соң бер ай эчендә, мондый йортка карата капиталь ремонт фондын төбәк операторы счетында формалаштыру турында карар кабул итә һәм биналарның милекчеләренә тиешле хәбәр җибәрә, шул исәптән системаны кулланып (Россия Федерациясе Торак кодексының 170 статьясындагы 7 өлеше – Россия Федерациясе ТК). "Царево" торак комплексында күпфатирлы йорт милекчеләре тарафыннан капиталь ремонт фондын формалаштыру ысулы турында карар кабул ителмәү сәбәпле, карар Питрәч районы Башкарма комитеты тарафыннан кабул ителгән.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 31 декабрендәге 1146 номерлы карары (03.06.2019 ред.) белән Татарстан Республикасында күпфатирлы йортларның гомуми милкен капиталь ремонтлауның озак сроклы адреслы программасы расланган, аны РФ ТК 168 статьясындагы 5 өлеше нигезендә елга бер тапкырдан да ким булмаган күләмдә актуальләштерү зарур.
Татарстан Республикасында күпфатирлы йортларның гомуми милкен капиталь ремонтлау адреслы программасы 22.01.2015, 29.01.2015, 02.09.2016, 21.03.2017, 29.12.2017, 18.09.2018, 13.08.2018, 18.12.2018 һәм 03.06.2019 даталарында актуальләштерелгән, ТР Хөкүмәте сайтында, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы сайтында һәм "Республика Татарстан" газетасында басылып чыккан.
"Царево" торак комплексында үзләре буенча капиталь ремонт өчен түләү куелган күпфатирлы йортлар 2016 елның 2 сентябрендә (ТР Министрлар Кабинетының 2016 елның 2 сентябрендәге 612 номерлы карары) һәм 2017 елның 21 мартында (ТР Министрлар Кабинетының 2017 елның 21 мартындагы 161 номерлы карары) актуальләштерелгән вакытта капиталь ремонт программасына кертелгән.
Шулай итеп, капиталь ремонтка кертем түләү бурычы "Царево" торак комплексының күпфатирлы йортлардагы биналарның милекчеләрендә, аларны капиталь ремонт программасына кертү датасына карап, аны актуальләштерү вакытында 2017 елның 1 мартыннан һәм 2018 елның 1 февраленнән башлап барлыкка килгән.
Югарыда бәян ителгәннәрдән чыгып, капиталь ремонт программасын актуальләштергән вакытта капиталь ремонт программасына кертелгән күпфатирлы йортларның капиталь ремонты өчен 5 еллык гарантия срогы чыкканчы түләү түләттерү дөрес була.