Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан күпфатирлы йортларның гомуми милкен капиталь ремонтлауның төбәк программасын гамәлгә ашыруның кыска сроклы планы нигезендә, 2019 елда Азнакай муниципаль районында 29 күпфатирлы йортта 69 эш төре буенча гомуми 84 631 847 сумлык капиталь ремонт үткәрү планлаштырылган. Эшләр 10 субподрядчы оешма тарафыннан башкарыла.
Эшләр башкаруның расланган графиклары нигезендә, сезонлы эш төрләре: җылылык белән тәэмин итү системасын ремонтлау, түбәне, фасадларны төзәтү ягу сезоны башланганчы – 2019 елның 15 сентябренә кадәр, калган эш төрләре 2019 елның 1 октябренә кадәр тәмамланырга тиеш.
Капиталь ремонт барышын контрольдә тоту кысаларында Бөгелмә зонасы торак инспекциясе тарафыннан эшләрнең сыйфатын һәм башкарылу срокларын тикшерү буенча 76 тикшерү үткәрелде. Барлык эшләр дә яхшы сыйфатлы һәм эш срокларын үтәп алып барыла.
2019 елның 26 августына йортларда планлаштырылган эшләрнең гомуми күләменең 95% артыграгы үтәлгән. Бөгелмә зонасы торак инспекциясе тарафыннан башкарылган эшләр турында гомуми 63 946 648 сумлык 75 акт килештерелде, бу гомуми лимитның 76% тәшкил итә, капиталь ремонт тәмамланганнан соң күпфатирлы торак йортларны файдалануга тапшыру буенча 6 актка кул куелды.