Идарәче оешма җитәкчесен административ җаваплылыкка тарту турында

2019 елның 23 августы, җомга

Чистай зонасы торак инспекциясенә Нурлат шәһәренең Нефтьчеләр урамы буенча 4 нче күпфатирлы торак йортта яшәүче гражданнардан күпфатирлы йортта гомуми милекне тиешенчә карап тотмау мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать керде.

Мөрәҗәгатьне карау кысаларында күрсәтелгән йорт Чистай ЗТИ инспекторы тарафыннан тикшерелде, нәтиҗәдә Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылу очраклары ачыкланды, атап әйткәндә: аерым урыннарында түбә түшәмәсе төзек түгел; түбәдәге вентиляция торбаларын каплап торучы кирпеч өемнәре җимерелгән; кәрниз һәм парапет тишекләре төзек түгел.

Торак милекчеләре ширкәте рәисенә карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.22 ст. буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелде.

ЧЗТИ башлыгы вазифаларын башкаручы карары белән торак милекчеләре ширкәте рәисе гаепле дип танылды һәм 7.22 ст. буенча 4 000 сумлык штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартылды. 

Ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү өчен торак милекчеләре ширкәте рәисенә күрсәтмә бирелде, аның үтәлеше инспекция контролендә тора. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International