Юридик затка планлы тикшерү үткәрү турында.

2019 елның 21 августы, чәршәмбе

Корабельная урамындагы 45 номерлы күпфатирлы йортка идарә итүче "Двенадцатый дом" торак милекчеләре ширкәтен планлы тикшерү нәтиҗәсендә Түбән Кама зонасы торак инспекциясе коммуналь хезмәтләр өчен түләү хисаплаганда торак законында билгеләнгән таләпләрнең бозылуын ачыклады, аерым алганда: биналарның милекчеләренә күпфатирлы йортта уртак мөлкәтне карап тоту максатларында кулланылган электр белән тәэмин итү буенча коммуналь хезмәт өчен түләү хисаплаганда йортның гомуми кирәк-яраклары өчен электр белән тәэмин итү буенча коммуналь хезмәттән файдалану нормативы хокуксыз кулланылган; коммуналь хезмәтләр өчен түләү хисаплаганда кулланыла торган торак һәм торак булмаган урыннарның, йорттагы гомуми файдаланудагы урыннарның мәйданнары техник паспорт белешмәләренә туры килми.

"Двенадцатый дом" торак милекчеләре ширкәте гамәлләрендә Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2011 елның 6 маендагы 354 номерлы карары белән расланган Күпфатирлы йортларда милекчеләргә һәм биналардан файдаланучыларга коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләрен, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2013 елның 15 маендагы 416 номерлы карары белән расланган Күпфатирлы йортлар белән идарә итү эшчәнлеген башкару кагыйдәләрен бозу билгеләре күзәтелүен исәпкә алып, "Двенадцатый дом" торак милекчеләре ширкәтенә карата тикшерү материалы инспекция тарафыннан коммуналь хезмәтләр өчен түләү хисаплаганда торак законнары таләпләрен бозу өлешендә "Роспотребнадзор"ның Түбән Кама районындагы һәм Түбән Кама шәһәрендәге территориаль бүлегенә карап тикшерү һәм "Двенадцатый дом" торак милекчеләре ширкәтенең вазыйфаи затларын Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.4 ст. 1 өлеше буенча административ җаваплылыкка тарту өчен җибәрелде.

Карап тикшерү нәтиҗәләре буенча "Двенадцатый дом" торак милекчеләре ширкәте идарәче оешмасы, 20 000 сум штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International