Ачыкланган җитешсезлек очраклары буенча "Химиков 53/1" торак милекчеләре ширкәте вазыйфаи заты, штраф салынып, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының "Торак йортларны һәм торак биналарны карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозу" дигән 7.22 ст. буенча инспекция тарафыннан административ җаваплылыкка тартылды.
Тикшерү барышында Россия Федерациясенең Торак-коммуналь хуҗалыгының дәүләт мәгълүмат системасында күпфатирлы йорт белән идарә итү буенча мәгълүмат урнаштыруның тулы күләмдә башкарылмавы ачыкланды, шуңа бәйле рәвештә "Химиков 53/1" торак милекчеләре ширкәте вазыйфаи заты, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының "Торак-коммуналь хуҗалыгының дәүләт мәгълүмат системасында мәгълүмат урнаштырмау, мәгълүматны тулы күләмендә урнаштырмау яки төгәл булмаган мәгълүмат урнаштыру" дигән 13.19.2 ст. 2 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылды. Торак урын һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү хисаплауның нигезлелеген документар тикшерү барышында тәртип бозулар ачыкланмады.
Планлы тикшерү нәтиҗәләре буенча "Химиков 53/1" торак милекчеләре ширкәте идарәче оешмасына ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү буенча 2 күрсәтмә бирелде, шулай ук йорт эчендәге һәм фатир эчендәге газ җиһазларын кулланганда һәм карап тотканда куркынычсызлыкны тәэмин итү өлешендә зарури таләпләрне бозуга юл куймау турында кисәтү кертелде.
Күрсәтелгән барлык эшләрнең үтәлеше инспекция тарафыннан контрольгә алынды.