2019 елның 07 августында Түбән Кама шәһәрендә "Нәтиҗәле коммуникацияләр. Каршылыкларга идарә итү" дигән тренинг узды, анда барлык контроль-күзәтчелек органнары: салым инспекциясе, Роспотребнадзор, торак инспекциясе, янгын күзәтчелеге, Дәүләт алкоголь инспекциясе, ветеринария күзәтчелеге, ТР Экология министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе хезмәткәрләре катнашты. Укучылар арасында җитәкчеләр дә, бизнес белән турыдан-туры элемтәдә торучы инспекторлар да бар иде.
Укытуны Татарстан Республикасы Президенты йөкләмәсе кысаларында Татарстан Республикасы бизнес-омбудсмены аппараты белән берлектә тернинг компаниясе уздырды, чөнки республикада бизнес контролерлар ягыннан булган басымга зарланудан туктамый. Тренинг көне буе дәвам итте, аны Түбән Кама шәһәре мэры Айдар Метшин һәм ТР бизнес-омбудсмены вазыйфаларын башкаручы Венера Камалова ачты.
Семинарның максаты – бизнес вәкилләре белән эшләүдә нәтиҗәле аралашуны җайга салу, профилактик эшкә төп басым ясап, тикшерүләрне дөрес башкару.
Көннең беренче яртысында инспекторлар нәтиҗәле коммуникацияләрне, тиешле күнекмәләрне өйрәнде. Көннең икенче яртысында укучыларга контроль-күзәтчелек эшчәнлеге реформасы, аерым алганда, "җайга салучы гильотина" турында сөйләделәр, аның максаты бизнеска комачаулый торган законнар санын киметүдән гыйбарәт. Бу инициатива турында ел башында ук Россия Федерациясе Премьер-министры Дмитрий Медведев белдерде.
Тренингларны Татарстан Республикасының барлык муниципаль берәмлекләрендә күзәтчелек органнарының барлык хезмәткәрләре өчен үткәрү планлаштырыла.
Тренинг ахырында катнашучылар "Нәтиҗәле коммуникацияләр. Каршылыкларга идарә итү" курсы буенча укуларын уңышлы тәмамлау турында сертификатлар алды.