2019 елда Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан күпфатирлы йортларның гомуми милкен капиталь ремонтлау буенча төбәк программасын гамәлгә ашыруның кыска вакытлы планы нигезендә Азнакай, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск һәм Ютазы муниципаль районнарында 422 эш төре буенча 120 йортта 472 млн. сумлык капиталь ремонт эшләрен уздыру планлаштырылган. Барлык субподряд шартнамәләре дә Бөгелмә зонасы торак инспекциясендә теркәлде. Эшләр 27 субподряд оешмасы тарафыннан башкарыла һәм 119 күпфатирлы йортта алып барыла.
Расланган графиклар буенча, сезонлы характердагы эшләр, ә атап әйткәндә: җылылык белән тәэмин итү системасын, түбәне, фасадны ремонтлау ягу сезоны башланганчы 2019 елның 15 сентябренә кадәр тәмамланырга тиеш, ә калган эш төрләрен тәмамлау вакыты – 2019 елның 1 октябренә кадәр.
Бөгелмә ЗТИ тарафыннан капиталь ремонтлау барышына уздырылган мониторинг кысаларында 220 йортта тикшерү үткәрелде. Куркынычсызлык техникасын һәм эшләрне башкару сыйфатын тупас бозулар ачыкланмады.
2019 елның 1 августына булган мәгълүматлар буенча, гомуми 199 млн. сумлык эшләрне башкару турында 211 акт Бөгелмә ЗТИ белән килештерелгән, әлеге күрсәткеч смета-монтаж эшләренә кагылышлы гомуми лимитның 42%ын тәшкил итә.