Торак йортны тиешенчә карап тотмау аркасында автомашинага китерелгән зыян өчен идарәче оешма җавап бирә

2019 елның 31 июле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Югары суды карар кабул иткән, аның нигезендә "Темп-45" торак-төзелеш кооперативы үз идарәсендә торган йортта фатир балконы кыегыннан ишелеп төшкән боз аркасында шикаять белдерүченең машинасына китерелгән зыян нәтиҗәсендә транспорт чарасын торгызу бәясен, зыяннарны һәм суд чыгымнарын түләргә тиеш булачак, чөнки Россия Федерациясе Торак кодексының 161 статьясы нигезендә күпфатирлы йорт белән идарә итү гражданнарга аларда яшәү өчен уңайлыклы һәм куркынычсыз шартлар тудырылуын, күпфатирлы йортта гомуми мөлкәтнең тиешенчә карап тотылуын, күрсәтелгән мөлкәттән файдалану мәсьәләләренең хәл ителүен тәэмин итәргә тиеш, ә йортларның түбәләрен һәм балкон кыекларын карап тотуга бәйле мәсьәләләр Россия Федерациясе Дәүләт төзелеш күзәтчелеге агентлыгының 2003 елның 27 сентябрендәге 170 номерлы карары белән расланган Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары нигезләмәләре белән җайга салына.

 

Суд автомобильгә "Темп-45" торак-төзелеш кооперативының торак йорт белән тиешенчә идарә итмәве, балконга үзирекле рәвештә урнаштырылган кыекны сүтүне яки аны кардан чистарту эшен фатир милекчесенә үз вакытында йөкләмәве аркасында зыян китерелгән дип нәтиҗә чыгарган, чөнки балкон кыегына кирәгеннән артык кар тулган һәм бозланып каткан, бу исә аның ишелеп төшүенә һәм автомобильгә зыян салуга сәбәп булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International