"Вахитов районы ИК" ҖЧҖ карамагында торучы күпфатирлы йортның уртак мөлкәтенә караган автомат капкалар вакытыннан алда ябылу нәтиҗәсендә ашыгыч ярдәм автомобиленә механик зыян килү сәбәпле "Ашыгыч медицина ярдәме станциясе" дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенең "Вахитов районы идарәче компаниясе" ҖЧҖ карата 12005,76 сум күләмендә зыянны каплау, 600 сум күләмендә экспертиза үткәрүгә, 2000 сум күләмендә дәүләт пошлинасын түләүгә иткән чыгымнарны каплау турында гаризасын Татарстан Республикасы Арбитраж суды, Унберенче арбитраж апелляция суды канәгатьләндергән, чөнки Россия Федерациясе Торак кодексының 161 ст. нигезендә күпфатирлы йорт белән идарә итү гражданнарның яшәеше өчен уңайлы һәм куркынычсыз шартлар тудырырга, күпфатирлы йортта уртак мөлкәтне тиешенчә карап тотуны, күрсәтелгән мөлкәттән файдалану мәсьәләләрен хәл итүне, шулай ук мондый йортта яшәүче гражданнарга коммуналь хезмәтләр күрсәтүне тәэмин итәргә тиеш. Россия Федерациясе Хөкүмәте күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшчәнлек стандартларын һәм кагыйдәләрен билгели.
Суд Ашыгыч ярдәм станциясенең мөлкәтенә зыян китерүдә идарәче компаниянең гаебе бар, дип нәтиҗә ясаган, әлеге хәл күпфатирлы йортта милекчеләрнең гомуми мөлкәтен эшләтүдә куркынычсызлык буенча җитәрлек дәрәҗәдә чаралар күрелмәүдә чагылыш тапкан.