Юридик затка карата планлы тикшерү уздыру турында

2019 елның 25 июле, пәнҗешәмбе

2019 елга Татарстан Республикасы Прокуратурасы белән килештерелгән юридик затларны тикшерү планы нигезендә Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан "Мира,14" ТМШ (Түбән Кама шәһәре) карата планлы документар һәм күчмә тикшерү үткәрелде. ТМШ идарәсендә торучы, Тынычлык проспекты буенча 14 нче номерлы йортның техник торышын тикшерү нәтиҗәсендә гомумйорт мөлкәтен карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозу очраклары ачыкланды, ә атап әйткәндә: цоколь өслегенә хилафлык китерелгән, фасадтагы газүткәргечнең буяу катламы өлешчә купкан, чүп салу камерасының капкачлары җимерек.

Тикшерү барышында ачыкланганча, Россия Федерациясе Торак-коммуналь хуҗалыгының дәүләт мәгълүмат системасында күпфатирлы йорт белән идарә итү буенча мәгълүмат урнаштыру тулы күләмдә башкарылмаган, шуңа бәйле рәвештә "Мира, 14" ТМШ вазыйфаи заты Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 13.19.2 ст. 2 өлеше буенча инспекция тарафыннан административ җаваплылыкка тартылды, 5000 сум күләмендә штраф салынды.

Торак урын һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү хисаплауның нигезлелеген документар тикшерү барышында тәртип бозулар ачыкланмады.

Үткәрелгән планлы тикшерү нәтиҗәләре буенча "Мира, 14" ТМШ идарәче оешмасы адресына ачыкланган барлык бозуларны бетерү өчен 2 күрсәтмә бирелде, шулай ук йорт эчендәге һәм фатир эчендәге газ җиһазларын кулланганда һәм карап тотканда куркынычсызлыкны тәэмин итү өлешендә зарури таләпләрне бозуга юл куймау турында кисәтелде.

Күрсәтелгән барлык эшләрнең үтәлеше инспекция тарафыннан контрольгә алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International