Түбән Кама муниципаль районында күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау барышы турында

2019 елның 24 июле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан күпфатирлы йортларның гомуми милкен капиталь ремонтлау буенча төбәк программасын гамәлгә ашыруның кыска вакытлы планы нигезендә, 2019 елда Түбән Кама муниципаль районындагы 125 йортта 204 эш төре буенча гомуми суммасы 559 195 402 сумлык капиталь ремонт үткәрү планлаштырыла. Эшләр 8 субподрядчы оешма тарафыннан башкарыла һәм барлык йортларда да алып барыла. Субподряд буенча барлык шартнамәләр дә ТКЗТИ теркәлү узды.

Расланган графиклар нигезендә сезонлы характердагы эшләр: җылылык белән тәэмин итү системасы, түбә, фасадлар ягу сезоны башланганчы – 2019 елның 15 сентябренә кадәр, калган эш төрләре 2019 елның 1 октябренә кадәр тәмамланырга тиеш.

Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан эшләрнең сыйфатын һәм башкарылу срокларын тикшерү буенча 263 тикшерү үткәрелде. Куркынычсызлык техникасын һәм эшләрне башкару сыйфатын тупас бозулар ачыкланмады.

2019 елның 24 июленә булган мәгълүматларга караганда, йортларда планлаштырылган эшләрнең 70% артык өлеше башкарылган. Башкарылган эшләр турында Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан гомуми суммасы 203 507 308 сумлык актлар кабул ителде, болар ТМЭ гомуми лимитының 36% ын тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International