Бөгелмә шәһәре, Н.Некрасов урамы буенча 17 нче йорт адресы буенча урнашкан торак йортта яшәүченең мөрәҗәгате нигезендә Бөгелмә зонасы торак инспекциясе тарафыннан "Уют" күчемсез мөлкәт милекчеләре ширкәтенә карата уздырылган планнан тыш тикшерү барышында торак законнары таләпләрен, Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләрен һәм нормаларын бозуга юл куелуы ачыкланды. Тикшерү вакытында билгеләнгәнчә, 19нчы фатирда түбәдән су үтә иде.
Торак йортны карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозган өчен "Уют" күчемсез мөлкәт милекчеләре ширкәте рәисе Бөгелмә зонасы торак инспекциясе тарафыннан Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.22 ст. буенча, 4000 сум күләмендә административ штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды. "Уют" күчемсез мөлкәт милекчеләре ширкәтенә бозуларны бетерү турында күрсәтмә бирелде.
Күрсәтмә үтәлгән, бозу бетерелгән, бу хакта тиешле акт төзелгән.