ТР Прокуратурасы белән килештерелгән планлы тикшерү нәтиҗәләре буенча административ җаваплылыкка тарту турында

2019 елның 24 июле, чәршәмбе

Ютазы районы Урыссу бистәсендә күпфатирлы йортлар белән идарә итүне гамәлгә ашыручы "Ютазы муниципаль районы" идарәче компаниясе ҖЧҖ карата планлы тикшерү уздыру барышында гомуми мәйданы 4209,5 м2 булган 7 торак йорт тикшерелде, Россия Дәүләт төзелеш күзәтчелегенең 2003 елның 27 сентябрендәге 170 номерлы карары белән расланган Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылуның 32 очрагы ачыкланды.

Ачыкланган җитешсезлекләр: торак йортларның периметры буенча йорт нигезендә өлешчә төзексезлекләр бар, подъездларны ремонтлау ешлыгы бозылган, тамбур ишекләре төзек түгел, подъездда цемент идәннәр җимерек, мәгълүмат стендлары юк.

"Ютазы муниципаль районы" идарәче компаниясе ҖЧҖ директорына карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.1.3 ст. 2 өлеше буенча беркетмә төзелде.

 "Ютазы муниципаль районы" идарәче компаниясе ҖЧҖ адресына ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү өчен 14 күрсәтмә бирелде, күрсәтелгән эшләрнең үтәлеше инспекция контроленә алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International